Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар , 12:07

13 яшьлек үсмер югалган

23 гыйнвардан башлап аның кайда булуы билгеле түгел.

13 яшьлек үсмер югалган
13 яшьлек үсмер югалган

23нче гыйнварда Уфада 13 яшьлек Александр Филатов югалган. Аның кайда булуы турында бернинди хәбәр дә юк.

Үсмер бу көнне куе зәңгәр куртка, көрән джинслар һәм кара бүрек кигән була. Буе - 150 сантиметр, чәчләре һәм күзләре коңгырт төстә, ябык гәүдәле.

Малайның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат белгән һәркемнән 8-937-3-102-112 яисә 112 телефон номерларына шалтыратуларын сорыйлар.

Автор:
Читайте нас: