Башкортстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының иң югары ноктасы агымдагы елның февраль ахырына фаразлана. Бу хакта ЦУРның туры эфирында Сәламәтлек саклау министры башлыгы урынбасары Елена Галимулина сөйләде. Аның мәгълүматлары буенча, хәзер үсеш 25-30 процент тәшкил итә.
"Ешрак өлкәннәр авырый, әмма гомум санның яртысы — балалар. Бүгенге көндә 13 меңнән артык өлкән кеше ОРВИ билгеләре белән амбулатор дәвалануда", - диде Елена Галимулина.
Эксперт гриппны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы дип вакцинацияне билгеләде.
Автор фотосы.