Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар , 11:20

Фотосурәтләрдә — Балтач районы тарихы

Иске Балтач 2нче урта мәктәбе ачылуга — 25 ел.

Фотосурәтләрдә — Балтач районы тарихы
Фотосурәтләрдә — Балтач районы тарихы

Моннан чирек гасыр элек, 2000нче елда Иске Балтач авылында төзелеп бетеп өр-яңа белем учагы — Иске Балтач 2нче урта мәктәбе ишекләрен ачты. Тарих өчен бик зур вакыт аралыгы булмаса да, белем учагы өчен аз гомер түгел бу. Шушы вакыт өчендә меңнән артык укучы белем-тәрбия, тормыш әзерлеге алып зур юлга чыккан, күп санлы чаралар узган, уңышлар яуланган. Алар барысы да районыбыз тарихына матур истәлекләр булып уелган.

  Сабый чактан җиң кыңгырау моңнары дәрескә чакырып чыңлаган, белем сукмагыннан һәр иртәдә дәрескә ашыккан, йөрәкләрдә беренче мәхәббәт утын кабызган мәктәп елларын кайсыбыз гына сагынып искә алмый икән?!

Район икътисадын күтәрүгә зур өлеш керткән, олы ихтирамга лаек, абруйлы җитәкче Балтач район Хакимияте башлыгы, Айрат Муллый улы Мәгъзүмов еллар дәвамында төзелеше тукталып торган бинаны салдыруга зур көч салды.

Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Азамат Мәгъзүмов 25 ел мәктәп директоры булып эшли.

Мәктәпне ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар: Республика Президенты Мортаза Гобайдулла улы  Рәхимов, БР мәгариф министры урынбасары Миндибай Бәхтияр улы Юлмөхамәтовларның  катнашуы балтачлылар өчен куанычлы вакыйгага әверелде.

Белем учагының матур юбилеена багышланган истәлекле язмалар белән сайтыбызда алдагы көннәрдә таныштырырбыз.

Фотолар Иске Балтач 2нче урта мәктәбе архивыннан

Фотосурәтләрдә — Балтач районы тарихы
Фотосурәтләрдә — Балтач районы тарихы
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: