Хабаровскида 58 яшьлек хатын-кыз 7 айлык оныгын урлап киткән. Аларның кайда булуы әле һаман ачыкланмаган. Сабыйның әнисе узган елның җәендә юл-транспорт һәлакәтендә үлә. Шуннан соң ул вакытлыча әбисендә яши. Суд карары буенча баланы әтисе карарга тиеш була. Әмма әби моңа каршы төшә һәм сабыйны урлап кача. Регионда баланы эзләү эше бара.
ВТ
Фото робот тарафыннан эшләнгән