Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар , 19:19

Балтачлылар җиңүчеләр сафында

Райондашларыбыз: Лилия һәм Шамил Шәңгәрәевлар гаиләсе республика конкурсы җиңүчеләре сафында

Балтачлылар җиңүчеләр сафында
Балтачлылар җиңүчеләр сафында

Гаилә елында тирә–як табигатькә сакчыл карашта булган гаиләләр арасында республика күләмендәге конкурс  үткәрелде.  БР Фән һәм мәгариф министрлыгы оештырган бәйгедә  Балтач районыннан 4 гаилә катнашты. Конкурс шартлары буенча, һәр гаилә табигатькә карата башкарган изге гамәлләре хакында бәян итәргә, һәм шул эшне башкарганнарын видеога  төшерергә тиеш булган.  Видеоролик 5 минуттан артмаска тиеш.

 Иске Балтач авылының “Белоснежка” балалар бакчасыннан 4 гаилә шушы бәйгедә катнашып, матур күрсәткечләргә иреште. Беренче гаилә—  Эльнара һәм Филүс Фәткуллиннар, аларның балалары Аделина, Артем, Алим.  Икенче гаилә— Ләйсән һәм Илгиз, аларның балалары Реналь, Раян Мусакаевлар. Эльза һәм Алмаз, аларның уллары Нурлан Шәйхетдиновлар. Дүртенче гаилә —Лилия һәм Шамил Шәңгәрәевлар, аларның гаиләсендә Илдар, Лиана, Ильмир, Наил, Эмиль, Альмир, Эмилия һәм Амелия үсеп килә. Шушы гаиләләрнең чыгышлары республика конкурсына юлланган.

Балтач районы гаиләләренең  чыгышлары югары бәһа алган. Шәйхетдиновлар һәм Фәткулиннар шушы конкурста катнашып, сертификат белән бүләкләнгәннәр. Мусакаевлар беренче урынга лаек булганнар. Ә Шәңгәрәевлар  өченче урынга чыкканнар. 

Кичә Шәңгәрәевлар гаиләсе Уфада бүләкләү тантанасында булып кайтты. Балалар аеруча бу очрашуга шатланган. Аларның гаиләләренә Мактау грамоталары һәм блютуз колонка бүләк иттеләр.

—        Шушы гаиләләргә карап, башкалар да  иярер дип өмет итәбез. Бәйгеләр гаиләдә бердәмлек хисен тәрбияли, шушы конкурс  табигатькә карата сакчыл караш булдырырга булышлык итә, —ди өлкән тәрбияче Гөлсинә Аллаярова.

Котлыйбыз, ары таба да җиңүләр көтсен сезне!

Балтачлылар җиңүчеләр сафында
Балтачлылар җиңүчеләр сафында
Балтачлылар җиңүчеләр сафында
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: