Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар , 11:33

Балтач районында газ хуҗалыгы иминлеге ышанычлы кулларда

“Газпромгазораспределение Уфа”  җәмгыяте Бөре филиалының Балтач  комплекслы-эксплуатациия  хезмәте белгечләре Балтач районында 6800дән артык абонентны хезмәтләндерә

Балтач районында газ хуҗалыгы иминлеге ышанычлы кулларда
Балтач районында газ хуҗалыгы иминлеге ышанычлы кулларда

Иске Балтач. 24 гыйнвар - "Балтач таннары". “Газпромгазораспределение Уфа”  җәмгыяте Бөре филиалының Балтач  комплекслы-эксплуатациия  хезмәте белгечләре Балтач районында 6800дән артык абонентны хезмәтләндерә.

Балтач районында авылларны газлаштыру процессы  тукталмый. Республика һәм район җитәкчелеге бу мәсьәләгә зур игътибар бирә һәм бу хәстәрлек халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә. Җитәкче сүзләренә караганда,  “Газпромгазораспределение Уфа”  җәмгыяте Бөре филиалының Балтач комплекслы-эксплуатациия  хезмәте директоры  Нияз Сәрвәртдинов билгеләвенчә,  2024 елда гына да районда газлаштырылган авыллар саны алтыга артты. Яңа Уразай, Магашлы-Алмантай, Курач, Күзәй, Янтимер һәм Көнтүгеш  авылларында яшәүчеләр  дә  табигый газдан файдалана башлады. Бу эшләр 2021-2025 елларга газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү программасы кысаларында башкарылды. Бүген Магашлы-Алмантай авылында  34 йорт газ челтәренә тооташтырылган, Курачта – 22, Көнтүгештә -20, Янтимердә – 16, Күзәйдә биш йорт газ челтәренә тоташтырылган. Монтаж, хезмәтләндерү эшләре белән өлкән  мастер Илгиз Мифтахов, хезмәтләр мастерлары Дамир Хәмәтов, Айдар Моратовлар җитәкчелек итә.

Бәхәссез, уңайлыклар кыйммәткә төшә. Аерым категория гражданнарга  газлаштыру максатлары  өчен 100 мең сумлык  махсус  сертификат каралган. Бу дәүләт ярдәме махсус хәрби операциядә катнашучыларга,  Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күп балалы гаиләләргә һәм беренче группа инвалидларга күрсәтелә.

Предприятиенең өлкән мастеры  Илгиз Мифтахов билгеләвенчә, ел дәвамында газ көйләү пунктларын яңарту, моңа кадәр зәңгәр ягулык китереп җиткерелгән авылларда йортларны газлаштыру эшләре дәвам итте.

-Коллективта, авария-урынга чыгу хезмәтен дә кертеп, 47 белгеч эшли. Хезмәткәрләр объектларны өзлексез газ белән тәэмин  итү юнәлешендә  катлаулы һәм җаваплы бурычларны үтиләр. Килеп туган проблемаларны уңышлы хәл итәләр, - ди Нияз Сәрвәртдинов, хезмәткәрләрнең тырышлыгын бәһалап.

Районда 600 километрдан артык газүткәргеч сузылган. Хезмәткәрләр карамагында  107 газ көйләгеч пункт. Барлыгы  92 коммуналь-көнкүреш объекты  челтәргә тоташтырылган.  Газлаштырылган йортларның саны 6800 гә җиткән. Баш предприятие җитәкчелеге матди-техник базаны яңартуга аерым игътибар бирә. Техника һәм җиһазлар даими рәвештә яңартыла, барлык хезмәтләр дә квалификацияле белгечләр белән комплектланган. Хәзерге вакытта предприятиедә вакантлы урыннар юк.  

 Балтач районында авылга газ кертү анда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү мөһим  юнәлеш булып кала. Район җитәкчелеге һәм предприятие тырышлыгы белән авыллар  халкы табигый газ бирә торган уңайлыкларга ирешә.

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: