Бүген “Ватанны саклаучылар” фонды, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе, Мишәр тарихи-мәдәни үзәге һәм районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре МХОда батырларча һәлак булган яугирләрнең әти-әниләре белән очрашу оештырды. Биредәге чара Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елына багышланды.
Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган чара барышында “Ватанны саклаучылар” фондының социаль координаторлары барлык ярдәм чаралары буенча консультация үткәрделәр. Ә мишәр тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече катнашучыларны музей һәм аның экспозицияләре, мишәр халкының гасырлар дәвамында нәрсә белән шөгыльләнүе турында мавыктыргыч тарих белән таныштырды. Биредәге экскурсия ата-аналарга туган якларының тарихын тирәнрәк белергә һәм аның бай мирасы белән горурланырга ярдәм итте. Аннары барлык катнашучылар да гофрирланган кәгазьдән матур чәчәкләр ясадылар һәм аларны кәрзингә җыйдылар. Бу чәчәк бәйләме музейда Ватан өчен гомерләрен биргән барлык кешеләргә истәлек һәм рәхмәт символы буларак сакланачак.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе белгечләре ата-аналарның сорауларына җентекле җавап биреп, МХОда катнашучыларның гаиләләренә пособиеләр һәм ярдәм чаралары турында мәгълүмат биреп, консультацияләр үткәрделәр.
Шундый җылы мохиттә үткән чара ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Очрашу ихлас күңелдән үзара аралашып, чәй эчү белән тәмамланды.