Барлык яңалыклар
Новости
23 гыйнвар , 20:58

Өйдә су кушылган аракы сатып яткан пенсионер хатынны кулган алганнар

Суд аны 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итүгә һәм 50 мең сум штрафка хөкем итте.

Өйдә су кушылган аракы сатып яткан пенсионер хатынны кулган алганнар
Өйдә су кушылган аракы сатып яткан пенсионер хатынны кулган алганнар

Күмертаудан пенсионер хатын-кызны суд 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итүгә һәм 50 мең сум штрафка хөкем итте.

Билгеле булуынча, 54 яшьлек хатын 2023 елның декабреннән 2024 елның февраленә кадәр зур күләмдә маркировкаланмаган алкоголь продукциясен сатып алган. Шуны су белән бутап, этикеткалы ярты литрлы пыяла шешәләргә салган һәм алга таба сату максатыннан аны үз торак йорты янындагы гаражда саклаган.

Хөкем ителүче барлыгы 2 765 564 сумлык маркировкаланмаган алкоголь продукциясе сатып алган, җитештергән һәм саткан.

Автор:
Читайте нас: