Бүлекчәнең ИВС начальнигы, полиция лейтенанты Ильвир Файзханов, аның урынбасары, полиция лейтенанты Руслан Ихсанов соңгы вакытта балтачлылар арасында да караклар ятьмәсенә эләгү очраклары теркәлүгә тукталдылар.
Караклар урлашуның төрле схемаларын уйлап табалар. “Туганыгыз ДТПга эләкте...”, “Миңа фәлән сум акча күчер әле...”, “Телефорныгызның симкасын хезмшәтләндерүнең килешү срогы чыга...”, “Сезнең исемнән кредит рәсмиләштерергә тырышалар...”, “Телефоның килгән код ны безгә хәбәр итсәң бәладән котылып кала аласың...” һәм башка сүзләр белән халыкны бутап, телефонына, банклардагы исәпләренә узу мөмкинлеге алалар. Кызганычка каршы, балтачлылар арасында да ышанып зур суммада бурычка баткан кешеләр бар. Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, күпчелекне олы буын вәкилләре тәшкил итә.
Узган елда районда теркәлгән 18 очракның нибары берсе генә ачылган.
Караклар алдашуның яңадан-яңа алымнарын куллана. Сак булыгыз! Таныш белмаган кешеләр шалтиыратса, трубканы салыгыз! Сөйләшмәгез!