— Узган ел чәч күчереп утырттың, Марат. Нәтиҗә ничек соң? — Күчереп куйган чәчләр үсеп чыкты. Аны миңа төрек табиблары үзләре тәкъдим итеп, бушка эшләделәр. Кемнәрнең чәче юк, сынап карарга тели, тәвәккәлләргә кирәк. Чынлап та үсә.
Үзем дә бик ышанмаган идем. Дөрес, баштарак авыр булды. Чикләүләр бар: мунча керергә ярамый иде. Берничә ай үзләре кушкан шампунь белән генә юарга. Биш тапкыр плазма эшлиләр. Башка йомшак, иркен баш киеме кияргә кирәк.
Көзен, йөгереп эшләп йөргән җирдән кинәт кенә йөрәкне “эләктереп” алып, “стэнд” куйдырырга туры килде. Режимсыз эш, борчылу, вакытында йокламау, юлда йөреп дөрес тукланмау... — барысы да шуңа китереп җиткергәндер.
Лилия Йосыпова.
Ирек мәйданы.