- Колбаса, сырны фольгага төреп, суыткычка куйсагыз, яхшырак сакланачак.
- Хөрмә катырак булса, банан белән бер пакетка салып торыгыз. Ул болай тизрәк өлгерә, тәмләнә.
- Яшел тәмләткечләрне дымлы тастымалга төреп, суыткычка куйсагыз, озаграк шиңми торырлар.
- Карт тавык тизрәк пешсен өчен, 20-30 минут шулпада кайнаткач, 5-6 минут салкын суга салып алырга кирәк.
Консерв тамгасы нәрсә ааңлата?
Консервның нәрсәдән ясалуын белү өчен, маркировканы тикшерергә кирәк.
М — сөт продукциясе; А — ит; К — җиләк-җимеш; Р — балык (1Р — балык яки диңгез ризыклары, 2Р — краб).
Сәламәтлек, киңәшләр
Фото мессенджерлардагы чатлардан