Бу хакта чыганакларга сылтама белән The Wall Street Journal (WSJ) хәбәр итә.
"Трамп Келлогка Украинадагы конфликтны 100 көн эчендә җайга салырга кушты. Ул моны эшли алыр дип беркем дә уйламый диярлек (...) Мөгаен, аның махсус вәкил сыйфатында билгеләнүеТрамп шәхсән үзе контрольдә тотарга ниятләгән тыныч сөйләшүләр башлануга беренче адым булуы турында сөйлиләр", - дип тапшыра басма.
Материал авторлары билгеләп үткәнчә, Келлог Трампка Украина кризисын хәл итү турында мөмкин булган сөйләшүләр буенча консультация бирәчәк, тик «әлегә Америка лидеры киңәшләргә мохтаҗмы-юкмы икәне аңлашылмый».
Элегрәк Трамп, әгәр ул Украинадагы конфликтны җайга салу буенча килешүдән баш тартса, Россияне зур проблемалар көтә, дип белдергән иде. Шул ук вакытта Трамп Украина конфликтын җайга салу буенча «аларның сөйләшүләрен оештырганнан соң» Россия лидеры Путин белән мөмкин кадәр тизрәк очрашырга планлаштыруын ассызыклады.
Фото: АР 2024