Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар , 10:32

Үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү

 Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы  Светлана МӨБӘРӘКОВА белем учагындагы ватанпәрвәрлек  рухындагы чараларның мөһимлге хакында бәян итә 

Үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү
Үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү

 Ватанпәрвәрлек— туган илгә, җиргә, аның халкына, теленә, диненә,  тарих һәм мәдәниятенә карата сөю, хөрмәт хисе. Максим Горький әйтүенчә, туган телеңне сөймичә үз илеңне чынлап сөеп булмый. Шуның өчен һәр халык үзенең телен саклап калырга тиеш. Чөнки  тел— ана теле— буыннан буынга  торып калган тарихи тәҗрибә хәзинәсенең ачкычы. Балаларны милли мәдәният  белән  таныштыру, аларны чын шәхес итеп тәрбияләү— мөһим эш. Минемчә, бу тойгы үзеннән-үзе барлыкка килми. Аны уятыр өчен балаларда омтылыш хисе тудырырга кирәк. Бу укытучыларның, тәрбиячеләрнең һәм  җәмәгатьчелекнең  илебез алдында торган бурычы. Шушы җаваплылыкны укытучы дәресләрендә башкарып чыгарга тырыша, төрле методик алымнар куллана, һәрбер дәресен балаларның аңында, күңелендә калдырырлык итеп үткәрә.

 Ватанпәрвәрлек  темасы барлык сыйныфларда һәм төрле фәннәрне өйрәнгәндә дә, музыкадан алып математикага кадәр, аеруча тарих, җәмгыятьне өйрәнү, туган тел,  башкорт теле дәресләрендә үтелә. Иске Балтач 1нче урта   мәктәбендә бу юнәлештә башкарылган чаралар бихисап.

2022нче елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның тырышлыгы белән республика халкының легендар комдивы, генерал Миңлегали Шәйморатовка герой исемен бирү  турындагы мөрәҗәгате тормышка ашты. Русия Федерациясе Президенты Указына ярашлы, Миңлегали Шәйморатовка үлгәннән соң Русия герое мактаулы исеме бирелде.

2022-2023нче уку елында беренчеләрдән булып Советлар Союзы герое Үлмәс Шакиров исемендәге  Иске Балтач1нче урта мәктәбендә, Русия герое, генерал-майор Миңлегали Шәйморатов исемендәге сыйныф ачылды. Хәрби кураторы  һәм сыйныф җитәкчесе итеп  Илназ Әхмәтов куелды.  Әйтергә кирәк, бу юнәлештәге  сыйныфлар республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән барлыкка килде. Әлеге укучыларыбыз шәйморатовчы исемен лаеклы йөртергә, Башкортстанга һәм Русиягә тугры булырга, туган ил өчен һәлак булучылар исеменә тап төшермәскә, туган җиребезнең лаеклы ул һәм кызлары булырга, төпле белем алырга, илебезгә намуслы хезмәт итәргә,  „Салават  юлын дәвам итүчеләр чигенә белми”  , девизына тугры булырга ант итте.

Узган уку елы шәйморатовчылар сыйныфы укучылары хәтерендә гомерлеккә калыр. Мәгариф министры планына ярашлы алар Башкортстан Республикасы Милли музеена сәяхәт кылдылар. Биредә укучылар Русия герое, генерал-майор  Миңлегали Шәйморатовка багышланган бүлектә булып, билегеле шәхеснең тормыш юлы, аның хәрби хезмәте белән танышты, ахырда геройның һәйкәлен барып күрделәр.

 Шулай ук укучылар Республика Хәрби Дан музеена экскурсиягә барды.  Анда „Каләм һәм штык белән” дип исемләнгән чара узды. Әлбәттә, шушы чаралар балаларның күңелендә озак сакланачак.

 Шәйморатовчылар мәктәп, республика күләмендә оештырылган бер генә чарадан да читтә калмый, актив катнаша. Берничәсен генә атап үтик. „ Милли  костюм” һәм Башкорт теле көненә багышланган флешмоб,  „Харисов укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференция,  махсус хәрби операциядә катнашучылар, Әфган һәм Чечен сугышларының ветераннары белән очрашу, „Шәйморатов генерал”, „Әхмәтзәки Вәлиди”, „Мостай Кәрим”,    „Башкортстан— минем илем”, „Башкортстанның дәүләт символлары” темалары буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

Мостай Кәримнең тууына 110 еллыгына багышланган  Бөтенрусия олимпиадасы, башкорт теле һәм әдбиятыннан „ИнтеллектУМ” Бөтенрусия  олимпиадасы, май  парадында, ветеран өе янында марш атлау, патриотик атналарда „Солдатка хат” акциясендә, төрле хәрби җыеннарда катнашу,  җиңүләр яулау бу сыйныфка хас күренеш. Мәсәлән, Борай районында узган „Шәйморатов уеннары”нда ― өченче урын, район күләмендә узган „Зарница” уенында ― беренче урын, Нефтекама шәһәрендә узган  Шәйморатов уеннарында — өченче, Хәрби җыр зона конкурсында беренче урын яулаулары зур ихтирамга лаек.

Моннан тыш бихисап укучылар милли көрәш секциясендә, бию түгәрәгендә, хорда шөгыльләнә. Мондый шартларда укыган һәм тәрбияләнгән укучылар, һичшиксез,  туган иленең тугры илсөярләре булып үсүенә иманым камил.

Ике ел рәттән үткәрелүче „Харисов укулары” төбәкара  фәнни-гамәли конференциясе  дә ватанпәрвәрлек сыйфатлары  тәрбияләүнең бере күренеше булып тора. Быел ул күренекле тел галиме, язучы, филология фәннәре докторы, профессор, якташыбыз  Әхнәф Ибраһим улы Харисовның тууына 110 ел тулуга  багышланды.  Мәртәбәле кунакларга ачык дәресләр, осталык дәресләре, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтелде.  Тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу белән кыйммәт булды әлеге чара.

 Үз халкының тарихын, телен, мәдәниятен, йолаларын, күренекле шәхесләрнең  тормыш юлын тирән өйрәнүче рухлы, телсөяр, илсөярләр булганда тарихыбыз, мәдәниятебез, телебез, җиребез югалмас.

2024нче елда Русия Президенты Владимир Путин инициативасы  белән булдырылган  Мәдәни инициативалар  фонды ярдәмендә  Иске Балтач 1нче урта мәктәбе  базасында  „Яшь барабанчылар” мәктәп отряды төзелде.  Алар мәктәп һәм районның барлык патриотик  чараларында актив катнаша.  Проект җитәкчесе— өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ  Кашанова.  Бу проект үзенчәлекле һәм инновацион юнәлешле . Чагу костюмнар, ачык ритм, синхрон хәрәкәтләр һәр бәйрәмне үзенчәлекле  тантана белән баетып торачак. Барабанчы кызларның чыгышлары төрле парадлар, хәрби –патриотик юнәлештәге фестивальләр үткәргәндә район һәм республика чараларының бизәге булуына шик юк.

2023нче елда Президент фондының Мәдәни инициативалары ярдәмендә балалар иҗаты үзәге   базасында уникаль проект- патриотик тәрбия бирү буенча „Буыннар юлы” интерактив музее ачылды. Проект җитәкчесе Ирина Ханова тырышлыгы белән гранд  конкурсында җиңү яулаган бу музей тарихны саклауга, буыннар алмашынуга игúтибарны юнәлтә. Бу музей районыбызда беренчеләрдән  булып ачылган интерактив музей буларак, яшьләрне һәм тарихны өйрәнүчеләрне җәлеп итәчәк, туган җиребезгә кызыксыну һәм ихтирам уятачак.

 Богдан авылында „Себер тракты тарихы”  музее булдырылды. Тәҗрибәле тарих укытучысы Миләүшә Нәбиева инициативасы белән башкарылган эш зур нәтиҗәләргә ирешә. Авыл халкы ярдәмендә тиз арада экспонатлар, бай материал туплаганнар. Себер тракты тарихына кагылышлы мондый музей тирә-якта юк. Ул районыбыз тарихын баетуга зур этәргеч булып торачак.

 Һәр чара Ватаныбызның үткәненә, бүгенгесенә карата горурлык хисләре уята, ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияли.

Үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү
Үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү
Автор:
Читайте нас: