Үзәк район хастаханәсе баш табибы Салават Гыйльметдинов белдерүенчә, НачардагыФАПаварияхәлендә булу сәбәпле, Начар авылында әлеге вакытта яшәгән 295, Зиләзекүлдәге 139 кешегә фельдшерХалидәРәфыйк кызы Галиханова Зиләзекүлдәге ФАПта хезмәткүрсәтә.
Балалар санына килгәндә, Начарда 18 яшькә кадәрге 21, Зиләзекүлдә 5 бала үсә.
—Яңа ФАП төзелеше февраль аенда төгәлләнәчәк. Зиләзекүл авылында халык саны аз булу сәбәпле, яңа ФАП төзелеше норма буенча туры килми. Шул сәбәпле, заманча фельдшер-акушерлык пункты Начар авылында төзелә, — дип ачыклык кертте Салават Фаат улы.
Яңа ФАП төзелешен бу авыллар халкы сөенеп кабул итте. Күпчелек олы буын вәкилләре гомер иткән төпкелдәге авылларда табиб язган дәвалау курсын авылда, медицина хезмәтләрен күрсәтүнең беренчел звено белгеченнән алу мөмкинлеге туачак дигән сүз бу.
Яңа ФАПта диспансерлаштыруның беренче этабы, вакцинация, йөкле хатыннарның саулыгын күзәтү астында тоту, ЭКГ, процедуралар, барысы да стандарт буенча булдырыла. Болардан тыш, яңа ФАПта фельдшерның үзәк район хастаханәсе белгечләреннән телемедицина консультациясе алу мөмкинлеге дә булачак.
Үзәк район хастаханәсе баш табибы Салават Гыйльметдинов төзелеш эшләре барышы белән даими танышып тора һәм аны шәхси контролендә тота.