Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар , 12:12

Күркәм юбилеегыз белән!

Күптән түгел Иске Балтач 1нче урта мәктәбе директоры Рәзилә Әминева үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Күркәм юбилеегыз белән!
Күркәм юбилеегыз белән!

Күптән түгел Иске Балтач 1нче урта мәктәбе директоры Рәзилә Әминева үзенең күркәм  юбилеен билгеләп үтте. Бүген район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев юбилярны шәхсән котлады. 

Рәзилә Кыям кызы 30 елдан артык мәгариф өлкәсендә эшли. 10 ел Иске Балтач башлангыч белем бирү мәктәбе белән җитәкли, 2 елдан артык районның иң зур мәктәбе – Иске Балтач 1нче урта мәктәбе директоры вазифасын башкара. Тәрбия һәм белем бирүдә Русия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре.

Юбиляр актив җәмәгать эше алып бара. Ул - районның Иҗтимагый палатасы рәисе, участок сайлау комиссиясе рәисе, Балтач районының хатын-кызлар советы әгъзасы да.

Автор:
Читайте нас: