Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар , 21:24

Базга качканнар

Башкортстанда алимент буенча бурычлылар суд приставларыннан базга качкан

Бу хакта Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең республика буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

"Шаран районы Чалмалы авылыннан ирле-хатынлы бурычларын түләргә һәм приставлар белән аралашырга теләмәгәннәр, шуңа күрә алардан базга качканнар. Әмма закон вәкилләре түләмәүчеләр өчен җәзаны катгыйландыруга иреште", – диелә ведомство хәбәрендә.

Суд приставлары билгеләп үткәнчә, бурычлылар җаваплылыктан качарга тырышып, еш кына иң көтелмәгән урыннарда – шкафларда, диваннарда – качалар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас: