Иске Балтач. 22 гыйнвар - "Балтач таңнары". Балтач районы киңлекләрендә профилактик айлык бара. Теркәлмәгән “Каргизгез” белән идарә иткән транспорт хуҗаларына 1,5 мең -2 мең сумга кадәр күләмендә штрафка тартыла. Ә таныклыксыз, тиешле тәртиптә техник карау үткәрелмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән өчен гражданнарга 500-1000 сум күләмендә штраф түләргә туры килә.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2024 елның 23 декабрендеге 1520-р санлы боерыгына ярашлы, 2025 елның 20 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр республикада юлдан тыш йөри торган моточараларны эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү максатында районда “Каргизгеч” айлыгы игълан ителә. Айлыкның максатлары, транспорт чарасын хәвефсез файдалану тәртибе турында тулырак кызыксынып, “Балтач таңнары” ххезмәткәре район дәүләт техник күзәтчелеге инспекция секторы мөдире Айрат Әхнәф улы Галләмовка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
-Айрат Әхнәфович, " Каргизгеч" операциясе барышында беренче чиратта нәрсәләргә игътибар ителәчәк?
-«Каргизгеч» профилактик операциясе барышында Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе тарафыннан иң беренче чиратта юлдан тыш йөри торган моточараларны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә (теркәү турында таныклык, Дәүләт номер билгесе булу), техник караулар үткәрүгә (техник карау узу турында таныклык булу), номер агрегатларының теркәлү мәгълүматларына туры килү-килмәүгә, юлдан тыш моточаралар белән идарә итү хокукы бирүче таныклыклар булуга игътибар ителәчәк.
Каргизгеч юлдагн тыш йөри торган транспорт чарасы булса да, кагыйдә буларак, башка транспорттагы кебек үк документлар үзең белән булуы кирәк. Шулай ук транспорт чарасы тиешле тәртиптә теркәлгән техник карау узган булырга тиеш.
-Каргизгеч белән идарә итү өчен нәрсә төп шарт булып тора?
-Каргизгеч белән идарә итү өчен бу транспортны йөрт хокукына ия булу кирәк. Кар машинасында йөрү өчен АІ категорияле тракторчы яки тракторчы-машинист таныклыгы булырга тиеш.
АІ-гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буйлап хәрәкәт итү өчен билгеләнмәгән яисә максималь конструктив тизлеге 50 км/сәг. ким булган мототранспорт чарасы булып исәпләнә.
2023 елның 25 декабрендәге 625-ФЗ санлы федераль законга ярашлы «А» категориясе ачылган машина йөртү таныклыгы яки «В1» категориячәсе булганда каргизгеч яки мотовездеход (квадрацикл) белән идарә итәргә рөхсәт ителә. Машина йөртү таныклыгының 12 нче графасында MS тамгасы булу мәҗбүри шарт булып тора. Моннан тыш, «В», «С», «Д» ачык категорияле машина йөртү таныклыгы булганда, аренда (прокат) шартнамәсе яисә гражданинга кар машинасын (квадроциклны) идарәгә вакытлыча тапшыруны күздә тоткан башка түләүле шартнамә нигезендә каргизгеч яки квадроцикл белән идарә итү рөхсәт ителә.
-Ничә яшьтән кагизгеч белән идарә итү хокукына ия булырга мөмкин?
- Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына ия булу өчен 16 яшькә җиткән гражданнар имтиханнар тапшыра ала һәм «А I»категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итә ала.
-Каргизгеч белән идар итүгә хокук бирүче таныклыкны ничек алырга?
-«АІ» категориясендәге юлдан тыш мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгын, белем бирү эшчәнлеген алып бару хокукына лицензиясе булган һәм тиешле квалификация имтиханнары (теоретик һәм практик) тапшырган уку йортларында укып алырга мөмкин.
-Каргизгеч белән идарә итү хокукына ия булу кыйммәткә төшәме?
-Тракторчы-машинист таныклыгы (тракторчы), Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына вакытлыча таныклык биргән өчен, шул исәптән югалган яки яраксыз хәлгә килгән таныклыкны яңарту өчен 500 сум күләмендә пошлина алына.
-Каргазгечләрне теркәү тәртибе нидән гыйбарәт?
-Каргизгечне сатып алганнан соң, хуҗа аны 10 тәүлек эчендә Дәүләт техник күзәтчелегендә теркәргә тиеш, югыйсә кар чанасын теркәмәгән өчен юридик затларга 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
-Каргизгечне теркәү күпмегә төшә?
-Каргизгечне теркәү буенча хезмәт күрсәткән өчен дәүләт пошлинасы күләме 2350 сум тәшкил итә . Транзит билгесе биреп, техникакны исәптән төшерү 550 сумга төшә. Электрон паспортка килгәндә, каргизгечне теркәү буенча хезмәт күрсәткән өчен дәүләт пошлинасы күләме 4000 сум тәшкил итә. Моның эчендә үзйөрешле машинаның электрон формадагы паспортын теркәү турында билге алу 2000 сумга төшә.
-Каргизгечләргә техник карау нинди тәртиптә үтә?
- Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү турындагы карар нигезендә, аларның техник торышына карау үткәрү вакыты билгеләнде. Мәсәлән, 8дән артык пассажир утыртып йөртү урыны каралган транспорт чарасы ярты елга бер, ә калганнары елына бер тапкыр техник карау узарга тиеш. Шуңа күрә кар чаналары хуҗаларына елына бер тапкыр техник карау үткәрергә кирәк. Бу трафларны читләп узу өчен генә түгел, транспорт хуҗасының үз хәвефсезлеге өчен кирәк. Ттранспорт чарасына техник карау үткәрү турында документ алу 700 сумга төшә.
-Каргизгечләрне файдалану кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар ни күләмдә?
-Административ хокук бозулар кодексына ярашлы, теркәлмәгән автомототехника белән идарә иткән өчен штраф суммасы гражданнар өчен - 1,5-2 мең сум, вазыйфаи затлар өчен - 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр тәшкил итә. Ә таныклыксыз, тиешле тәртиптә техник карау үткәрелмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән өчен гражданнарга 500-1000 сум күләмендә штраф түләргә туры килә.