Махсус хәрби операция башлану белән Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Танып” шифаханәсе директоры Кашшаф Ямалетдинов даими рәвештә һәм зур омтылу белән иреклеләргә, Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәргә бар яклап та ярдәм күрсәтә.
Изге эш һәм ихлас гамәлләре өчен Кашшаф Сәйфит улына МХО зонасындагы хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм җыюда һәм илтеп җиткерүдә актив катнашканы өчен “Бөтенрусия Путинны хуплау комитеты”ның Рәхмәт хаты тапшырылды.
“Алга таба да хәйрия һәм гуманитар инициативаларда нәтиҗәле хезмәттәшлек итүебезгә ышанабыз, шулай бергәләп без илебезне яклаучыларга ярдәм итә алачакбыз”, - дип язылган ВКПП рәисе Роман Путин тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатында.
Шулай ук Кашшаф Сәйфит улы “МХОдагы хәрби хезмәткәрләргә хәйрия ярдәме күрсәткәне өчен” Кутузов орденлы Кызыл Байраклы 104нче гвардия десант-штурм полкы командованиесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Ихлас күңел белән башкарылган эшләр өчен рәхмәт сүзләренә без дә кушылабыз. Изге эшләр дәвамлы булсын, якташларыбыз Җиңү белән тизрәк кайтсын!