Исерек хәлдә машинада йөрергә яраткан ире аркасында бер хатын машинасыннан колак каккан. БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, Бәләбәйдә яшәүче ирне руль артына исерек килеш утыруда гаепле дип тапканнар.
Билгеле булуынча, былтыр июнь аенда әлеге ир моңа кадәр исерек хәлдә руль артына утырган өчен административ җаваплылыкка тарттырылган килеш “Киа Соренто” белән идарә иткән. Юлда ул авария ясаган: транспорт һәлакәте урынына килгән дәүләт автоинспекторлары аның исерек булуын ачыклаган.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аны транспорт чаралары белән идарә итү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан 2 елга мәхрүм итеп, 180 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.
Чит ил машинасы кредитка сатып алынуга һәм аның хатынына рәсмиләштерелүгә карамастан, суд аны дәүләт кеременә конфискацияләгән.