2025 елда Россиядә картлык буенча пенсиягә чыгучылар булмаячак, чөнки пенсия яшен арттыруның күчеш чоры гамәлдә. Бу хакта РАНХиГС эксперты Марина Солодовникова сөйләде, дип яза РИА Новости. «2025 елда Россия халкы картлык буенча пенсиягә чыкмый, чөнки пенсия яшен арттыруның күчеш чоры быелга туры килә», – дигән эксперт. 1967 елда туган хатын-кызлар һәм 1962 елда туган ир-атлар 2026 елда пенсиягә чыгачак. Быел вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу хокукы булганнар, инвалидлык һәм туендыручысын югалту, дәүләт тәэмин итүе буенча пенсиягә хокуклары булучылар, шулай ук Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр пенсиягә чыга алачак.
ВТ