Казанның Әмирхан урамында урнашкан шәхси медицина учреждениеләренең берсендә бер яшьлек малай вафат булган.
«Татар-информ»га билгеле булганча, баланың хәле остеопат кабул иткән вакытта начарлана, дип яза ВТ. Клиника хезмәткәрләре кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырткан. Табиблар малайның гомерен саклап калырга омтыла, ләкин ул вафат була.
Фаҗиганең сәбәбен белгечләргә ачыкларга кирәк. Шулай да хокук саклау органнары «үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү аркасында саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан инде.
Фото робот тарафыннан эшләнгән