Иске Балтач. 21 гыйнвар - "Балтач таңнары". «А7 Агро РБ» җәмгыятенең Балтач бүлекчәсендә язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре графиктан алда бара. Ремонтчылар тешле тырмаларны сафка бастыруны яңа елга кадәр үк төгәлләде. Быел предприятие игенчеләре район басуларында 15 мең гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырырга планлаштыра.
Яз якынлашу белән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кызу чор башлана. Хуҗалыкларда техниканы чәчүгә әзерләү эшләренә ныклап тотыналар. Ремонт остаханәләрендә эш кайный.
Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан төбәктә техниканың әзерлеген тәэмин итү графигы җиткерелгән. Таккычлар, тырмалар, катоклар яңа сезонга - 1 февральгә, туфрак эшкәртү һәм чәчү техникасы - 20 мартка, язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторлар, аларның тагылмалары, ашлама тараткыч, сиптергеч корылмалар -1 апрельгә әзерлек сызыгында булырга тиеш.
«А7 Агро РБ» җәмгыятенең Балтач бүлекчәсе районда әйдәүче агросәнәгать предприятиеләренең берсе буларак билгеле. Биредә алдагы уңыш техниканың торышына турыдан-туры бәйле булуын яхшы аңлыйлар. Шуңа күрә аны язгы кыр эшләренә әзерләүгә аерым игътибар бирелә.
Предприятиенең Балтач бүлекчәсе паркында техника чагыштырмача яңа әле. Әмма аны эксплуатацияләү процессында яңа техника да ремонт таләп итә. Һәм техниканы сафка бастыру фронтында предприятие хезмәткәрләре үзләрен үз эшләренең чын осталары итеп күрсәтәләр. Ремонт эшләре белән җирле предприятиенең баш инженеры Андрей Байкин җитәкчелек итә.
- Эшләр графиктан алда бара. Тешле тырмаларны ремонтлау эшләрен яңа елга кадәр үк төгәлләдек. Барлык хезмәткәрләр дә үз вазифаларын намус белән башкаралар. Төп игътибарны ремонтның сыйфатына юнәлтәбез,- ди Андрей Байкин, ремонтчыларның тырыш хезмәтен югары бәһалап.
Бу көннәрдә Фәнзил Гафуров, Рәдиф Фәтхинуров, Салават Шәяхмәтов һәм Рушан Гарифьяновлар әйләнмәле тырмаларны һәм КСУ-15 культиваторын ремонтлауга керешкән.
Язгы эшләр чорында “А7 Агро БР" җәмгыяте Балтач районы җирләрендә 15 мең гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырырга планлаштыра. Язгы басуда дым каплату эшләренә өч агрегат комплектлаячаклар. Ә чәчү эшләрен, ким дигәндә, өч чәчү комплексы башкарачак.
Ремонтчылар өчен барлык шартлар булдырылган. Читтән килеп эшләүче хезмәткәрләрне, вакытлыча яшәп тору өчен, торак белән тәэмин итү хәстәрен дә күргәннәр. Хезмәт шартларыннан канәгать алар.
Күренүенчә, Балтач районы игенчеләре мул уңыш тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Алар гаиләләренең иминлеге һәм төбәктә авыл хуҗалыгы үсеше үзләренең тырышлыгына бәйле булуын яхшы аңлый.
Игенчеләрнең тырышлыгын хуплап, чәчү кампаниясе алдыннан барлык аграрийларга техника сынатмасын, кырлар уңыш белән сөендерсен, дип телисе генә кала.