Бүген СВО катнашучылары шифаханәләрдә мөстәкыйль рәвештә ял итәргә, якыннары белән дәвалану курсын бүлешергә, иренә яисә ата-анасына дәвалану хокукын тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итте бүген Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.
«2025 ел башыннан СВО яугирләреннән һәм аларның туганнарыннан без шифаханә-курорт дәвалануына 121 гариза алдык инде. Ярдәм якын арада күрсәтеләчәк", — дип сөйләде вице-премьер. Ул, шулай ук, мөһим яңалыкка игътибар юнәлтте, хәзер СВО катнашучылары арасыннан ял итүчеләр шифаханә-курорт картасын алдан түгел, ә турыдан-туры шифаханәнең үзендә рәсмиләштерә ала.
Наталья Полянская сүзләренчә, СВО катнашучылары шифаханәне мөстәкыйль сайлый һәм юлламаны броньлый ала. Шифаханә-курортта дәвалану бер кеше өчен - 14 көн, ике кеше өчен 7 көн дәвам итә. Юлламаның бәясе — 60 200 сум. Былтыр бу максатларга республика бюджетыннан 128 миллион сум бүлеп бирелгән, бу, 2023 елдагы белән чагыштырганда, 50 миллион сумга диярлек күбрәк. Мондый ташламалы юлламаны, шулай ук, һәлак булган яисә хәбәрсез югалган һәм чакырылыш вакытында республикада теркәлгән яугирләрнең туганнары да рәсмиләштерергә мөмкин. Алар бер тапкыр шифаханә-курорт дәвалануы алу хокукыннан файдалана ала.