Мишкә районының үзәк дәваханәсенә 13 яшьлек үсмерне алып килгәннәр. Үсмернең сөйләве буенча, ул урамда тапкан шешәдән ниндидер сыеклык эчкән. Ары таба аның авызы, эче “яна” башлаган, косасы килгән.
Урындагы табиблар аңа тиешле ярдәм күрсәткәннән соң үсмерне санавиация вертолёты белән Республика клиник дәваханәсенә озатканнар. Бәхеткә, операция таләп ителмәгән. Укучы малай терелү юлында.