Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар , 16:43

Якташларыбыз Татарстанда иномаркада поезд астына барып кергән

Башкортстаннан гаилә пары күрше Татарстанның Урыссу белән  Ютазы станцияләре арасындагы тимер юл кичүендә авариягә эләккән.

Идел буе  транспорт прокуратурасы мәгълүматлары буенча, светофорлы тимер юл кичүендә сигнализация төзек булуы һәм эшләвенә карамастан, “Опель” иномаркасы маневрлы локомотив белән бәрелешкән.  

KazanFirst басмасы үз чыганагына таянып хәбәр итүенчә, машинада 54 һәм 56 яшьлек ирле белән хатын булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә руль артындагы ирнең йөзе киселеп җәрәхәтләнгән, баш мие селкенгән. Җәрәхәтләнүенә карамастан, ул дәваханәгә барудан баш тарткан. Аның хатыны ныграк имгәнгән: баш мие селкенгән, яңак сөяге җәрәхәтләнгән, бит тиресендә гематомалар барлыкка килгән.  Авария урыныннан аны ашыгыч ярдәм хастаханәгә алып киткән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас: