Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар , 14:35

Ремонт эшләре барышындла кешеләр һәлак булган...

 Эшчеләр туфракка күмелеп калган...

Татарстанда ремонт эшләре вакытында эшчеләр туфракка күмелеп калган: һәлак булучы да бар.

Казанда Коломенская урамында торбаүткәргеч ремонтлаганда ике эшче туфракка күмелеп калган. Биредә “РГ Стройгрупп” компаниясе эшчеләре ремонт эшләре алып барган, дип яза “Татар-информ”га сылтама белән ВТ.

23 яшьлек егет шундук һәлак булган, 40 яшьлек ир-ат хастаханәгә озатылган.

Казанның Мәскәү районы прокуратурасы тикшерү оештырган.

Автор:
Читайте нас: