Җирле халык Телеграм-каналларга сөйләвенчә, шәһәр өстендә 3-4 шартлау яңгыраган.
ВСУ “Лютый” тибындагы беспилотниклар кулланган, дип фаразлана.
Шаһитлар сүзләренә караганда, самолет тибындагы беспилотник Авиатөзүчеләр районында төнге 04:30 сәгатьтә яңгыраган. Күп тә үтми күк йөзен шартлаудан хасил булган кабыну яктырткан. Дроннар җирле предприятиеләргә һөҗүм иткән, дип сөйлиләр казанлылар.
Татарстанның аэропортында “Ковёр” планы кертелгән. Шул сәбәпле Ташкенттан Казанга очучы Red Wings авиакомпаниясе самолеты төшү урыныннан 80 км ераклыкта очып йөри, дип яза SHOT Telegram-каналы.
Казанның Аракчино, Киров, Яңа Савиново, Мәскәү районнарында да шартлаулар турында хәбәр итәләр. Заводларның берсендә һава хәвефе сиренасы ишетелгән.
Ут күршеләребезгә түземлек телибез! Сак булыгыз, казанлылар!
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.