Иске Балтач. 20 гыйнвар - "Балтач таннары". “Мичуринский” җәмгыятендә 241 гектарда Спектр сортлы бодай, 350 гектарда Башкирская 3 сортлы тритикале игелгән басуларда үсемлекләрнең кышкы чордагы торышы тикшерелгән. Уҗым культуралары уңышлы кышлый.
2025 ел уңышы өчен Балтач районында 8070 гектар мәйданда көзге уҗым культуралары чәчелгән, шул исәптән 5609 ггектарда арыш, 991 гектарда уҗым бодае, 1400 гектарда тритикале, 70 гектарда көзге рыжик. Кышкы чорда уҗым культураларның тереклек сәләтен, үсемлеклрнең торышын вакытында ачыклау, шулай ук чәлекләрне язгы карау чараларын планлаштыру өчен, Россельхозцентр федераль дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре, “Мичуринский” җәмгыяте баш агрономы Илшат Әхтәриев белән берлектә 241 гектарда Спектр сортлы бодай, 350 гектарда Башкирская 3 сортлы тритикале игелгән басулардан монолитлар алды. Бу басулар өстендә кар 50-60 сантиметр калынлыкта. Ун сантиметр чамасы боз катламы да бар. Туфракның туң катламы өч сантитметрдан артмый.
2025 елдан уҗымкультуралары торышын тикшерүнең яңа алымы кертелде. Су ярдәмендә тикшереп, үсемлекләрнең торышын тизрәк ачыклап була. Ә кышкы чорда ул түбән температура шартларында hәм эшкәртелмәгән туфракта тулысынча ышанычлы hәм дөрес нәтиҗәләр бирә. Моның өчен уҗым культуралары үскән басудан өч-дүрт урыннан казып монолитлар алабыз. Туң туфракныы эретү өчен, монолитны җылы урынга урнаштыру таләп ителә. Монолит 0 градус температурада тотыла. Аннан соң монолиттагы үсемлекләрне бүлмә температурасындагы су белән юабыз. Тамырларын өч-дүрт сантиметр озынлыкта калдырып кисәбез, Ә уҗым үсү өлешеннән биш-алты сантиметр калдырып киселә. Үсемлекләр, тирән булмаган савытка салып, үсү өлешеннән ике-өч сантиметр югарырак су салып, якты урынга куела. Температура 20 градус булырга тиеш. Суны ике көн
саен алыштырабыз. Ике-өч көннән соң тере үсемлекләр үсәргә кузгала.
Җиде көннән соң нәтиҗә билгеле була. Бу алым белән тикшергәннән сон “Мичуринский” эмгыяте басуларындагы уҗым культуралары торышы канәгатьләнерлек дип табылды.
Рәүзәнә Хаматнурова,
әйдәүче агроном