Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар , 08:44

-28 градуска кадәр суытачак

Синоптиклар алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде.

-28 градуска кадәр суытачак
-28 градуска кадәр суытачак

Алдагы өч көндә Башкортстанда салкын һава торышы көтелә. Башгидрометүзәк мәгълүматларына караганда, бүген, 20 гыйнварда, кар һәм кар катыш яңгыр явуы, юлларда кар көртләре, бозлавык булуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача. Көндез һава температурасы 0, -5 градус.

Сишәмбе, 21 гыйнварда, төнлә кар, көндез кайбер районнарда гына кар явуы ихтимал. Юлларда кар көртләре, бозлавык. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә -7, -12, көн дәвамында -17,-22 градуска кадәр төшә.

Чәршәмбе, 22 гыйнварда, төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшемсез. Төньяктан җил уртача, төнлә урыны белән көчле. Төнлә -18, -23, аязганда -28, көндез -15, -20 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: