Глицерин тәрәзә пыяласын парланудан саклый.
3 чәй кашыгы суга 4 чәй кашыгы глицерин һәм берничә тамчы нашатырь спирты тамызырга. Кәгазь салфетканы әлеге сыекчага манып алып, тәрәзә пыяласын сөртергә кирәк.
Язын да моны кабатларга мөмкин. Ул пыялада күзгә күренмәс элпә калдыра, аңа тузан кунмый.