Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, 2022-2023 елларда гаепләнүче хатын правага укыту курсын узганнан соң “В” категорияле машина йөртү таныклыгы алу өчен берничә тапкыр практик имтихан тапшырырга тырышып караган. Әмма тапшыра алмаган.
Берникадәр вакыттан соң аның улы танышлары аша ГАИ хезмәткәренә бу мәсьәләне хәл итү өчен ришвәт бирергә тәкъдим итә. Хатын ризалашкан һәм улы һәм башка ике арадашчы аша ГАИ хезмәткәренә имтиханның практик этабын тапшыруда ярдәм иткән өчен 60 мең сум акча биргән. Шуннан соң полицейский кирәкле документларны рәсмиләштергән...
Гаепләнүче хатын үз гаебен таныган. Хәзер аның эше судка җибәрелгән. Моннан тыш, ришвәт алучыга карата да җинаять эше ачылган.