Казанда яшәүче 58 яшьлек ир-ат, мошенниклар тозагына эләгеп, банк картасындагы бөтен акчасыннан мәхрүм калган. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат бер мессенджер аша “Привет, это ты на фото” дип язылган сылтама алган. Озак уйлап тормастан, сылтаманы ачкан. Ә ул вируслы кушымта булып чыккан. Телефонына вирус кереп урнашканнан соң, мошенниклар аның картасы мәгълүматларын кулга төшереп, бөтен акчасын алган.