Яртышар литр сөт һәм су, ярты стакан үсемлек мае, 2 күкәй, 1 аш кашыгы майонез, 50 г люкс чүпрәсе, тәменчә тоз һәм шикәр, он салып, кашыктан шуып төшми торган шактый куе камыр болгатасы. Ике тапкыр кабарып менгән камырны болгатып кире төшереп, өченче тапкырында пешерсәң дә була. Гриле булган плитәдә яхшырак кабара. Табаны газ өстендә кыздырып, майлап, коймакларны салып, газны кысып, астын пешереп аласы. Аннары асты килгән коймакларны духовканың иң өске өлешенә куеп пешерәсе.