18 гыйнвардан 19ына каршы төндә православие динендәге халык олы бәйрәмне – Хач мануны билгеләп үттеләр.
Курачта теләге булган һәркемгә суга чуму мөмкинлеге тудырылып, махсус урын ясалган иде. Хач ману бәкесе буш тормады – 50дән артык иң кыюлары һәм батырлары бәкегә чумдылар.
Суга керү, чишенү-киенү урыннары алдан ук әзерләнгән иде. Суга чуму мәйданы яктырткычлар белән яктыртылды, палаткаларда җылыткычлар эшләде. Боларның барысы халыкның уйларын төп максатка юнәлтү мөмкинлеге бирде. Ул урында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре кизү торды.
Хач ману бәйрәменә бик күпләр изгеләндерелгән су алырга да килгәннәр иде. Бу төндә алынган суның файдалы, шифалы сыйфатлары ел буе саклана, диләр...