Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар , 07:20

Кеше рәнҗеше алсаң...

Ахирәткә күчкәндә җан тапшыра алмый интегәчәксең?!

Кеше рәнҗеше алсаң...
Кеше рәнҗеше алсаң...

Башка кешеләрнең рәнҗеше төшкән кешеләр җанны авыр бирәләр». Мәрҗани мәчете имам-хатибы Ансар хәзрәт Мифтахов шул хакта анык итеп аңлаткан.

 

– Җан бирү – ул энә күзеннән дөя чыккан кебек, диләр. Димәк, җан бирүе иманлы, намазлы кеше өчен дә бик авыр буламы?

 Җан бирү һәркем өчен дә бик авыр: мөселман кешесенә дә, диндә булмаган кеше өчен дә. Әмма намаз-гыйбадәтләрен үтәп баручы кешегә, әлбәттә, җиңелрәк булачак.

Җан биргән вакытта кеше бик нык сусар, һәм шайтан, аның янына килеп, «Аллаһы Тәгаләдән һәм динеңнән ваз кичсәң, мин сиңа су бирәчәкмен» дигән мәгънәдәге сорау белән мөрәҗәгать итәр икән. Динле кеше үзенең диненнән ваз кичмәс, ә динне белмәүче диненнән ваз кичкән рәвештә Аллаһы Тәгалә каршына күчәргә мөмкин.

Гөнаһ кылып йөрүче кешенең җаны бик озак чыгар, һәм ул җәзаланып ятыр. Шулай ук туганнарының, башка кешеләрнең рәнҗеше төшкән кешеләр җанны авыр бирәләр. «Реанимациядә ятучы туганыбыз бик озак җан бирә алмый ятты: бу якка да, теге якка да үзгәреш юк иде. Аятьләр укыганнан соң, икенче көнне җиңеләеп китеп барды», – дип еш әйтәләр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) берәү мөрәҗәгать итеп: «Фәлән кеше якты дөньядан күчә алмый, азапланып тора. Ярдәм күрсәтә аласыңмы?» – ди. Пәйгамбәребез: «Аның әнисе бармы соң?» – дип сорый. «Әйе, ул башка җирлектә тормыш алып бара», – диләр аңа. «Әгәр дә үзе килә алса, минем яныма килсен, ә килә алмый икән, мин үзем аның янына барам», – ди Рәсүлебез. Ананы алып килгәч, Пәйгамбәребез: «Син улыңнан разыймы?» – дип сорый. Ана: «Разый түгел, чөнки ул мине өйдән куып чыгарды, хәтта минем тизрәк китүемне теләп, әйберләрне дә ташырга булышты. Мин аңа рәнҗедем», – ди. Пәйгамбәребез зур гына учак ягырга кушып, үлә алмый ятучы кешене үтерегез, дигән мәгънәне җиткерә. Шул вакыт әнисе андый әрнүгә түзә алмавын һәм бәхиллеген бирүен әйтә. Теге кеше шуннан соң, иман калимәләрен әйтеп, җан бирә.

ИТ

Автор:
Читайте нас: