Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар , 10:57

Баласын саткан...

Ырынбур кешесе улын 1,5 миллион сумга сатарга маташкан. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Баласын саткан...
Баласын саткан...

Бала 2023 елда туган. Тикшерү версиясе буенча, ир-ат финанс кыенлыклары кичергән һәм малайны тәрбияләү белән шөгыльләнергә теләмәгән. Декабрь башында ул кунакханә комплексы территориясендә була, анда таныш булмаган кешегә баласын сатып алырга тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, ул хатын-кызларның берсе белән килешә алган.

"Гаепләнүче хатынга үзенең улын тапшырган, моның өчен үзе билгеләгән акчаны алган, шуннан соң Русия Эчке эшләр министрлыгының "Оренбургское" идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган", – диелә ведомство хәбәрендә.

Сорау алганда ир-ат үз гаебен таныган. Җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Гаепләнүчегә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Автор:
Читайте нас: