Студент кызлар Инга, Раушания, Әлмирә тулай торакта бер бүлмәгә туры килделәр. Уңайлыклары булган бүлмә тыныч, иркен, чиста булуы белән авыл кызларын үзенә тиз җәлеп итте. Өчесе дә өйләрен, авылларын сагынып интекмәделәр, яңа шартларга тиз арада яраклашып укый башладылар.
Инганың танышлары күп. Якташ егетләре дә хәл белеп кызларга кунакка килә. Инганың унтугыз яшен билгеләгән кичтә Илдар белән Әмир Раушания белән Әлмирәгә ныклап күзләре төшүен белдереп якыннан дуслашып алдылар.
Унтугыз яшенә бүлмәдәш курсташ кызлары Ингага матур йөзек бүләк иттеләр. Зур, кызыл кашлы! И сөенде Инга бүләккә! “Күптән шундый йөзеккә кызыга идем. Зур рәхмәт!” — дип кабул итте. Һәм аны бер вакытта да кулыннан төшерми такты.
Укуы яхшы, тәртибе ягыннан сүз тидерерлек булмаган Инганың мәхәббәттә генә бар да кире ягын күрсәтеп тора башлады. Армия хезмәтеннән соң урман хуҗалыгы техникумында укуын дәвам иттергән Тимур белән танышты. Бергә киноларга, кичәләргә йөрделәр. Тимур килгән саен чәчәкләр гөлләмәсе күтәреп килә. Бар да яхшы буласы иде. Бәхетсезлек уйламаганда килде. Бер дустының машинасына утырып авылына кайтырга чыккач һәлакәткә юлыгып һәлак булды Тимур.
Авыр кичерде Инга бу югалтуны. Вәгъдәләр бирешкән булмасалар да, егет кызга бик якын иде.
Кайгыга бирелеп йөргән кызны курсташлары төрлечә юаттылар. Яшәргә кирәк, Тимурның үлеме белән тормыш тукталмый, дип аңлаттылар. Раушания таныштырган Артур Инганың кичерешләрен җиңеләйткәндәй итте. Булачак юрист егеттә Тимурга охшаш якларны, чалымнарны табып, аны да якын күрде. Кызның укуын тәмамларга бер ел калгач егет кызга тәкъдим ясады. Инга аны шатланып кабул итте. Бу яры белән дә кавышырга насыйп булмады кызга. Бер кичәдә студентлар арасында килеп туган разборка вакытында Артурны чәнчеп үтерделәр...
—Кызлар, мин башкача егетләр белән танышырга куркам. Икенче егетем мине калдырып китте. Берәр зәхмәт бармы, белмим инде... — дип үксеп елап җибәрде Инга.
—Төшенкелеккә бирелмә. Әйдә, берәр караучыга барыйк. Бәлки берәр киңәш бирер? — ди бүлмәдәшләре, ничек булса да ярдәм итәргә тырышып.
—Белмим инде. Андый кешеләргә ышанырга да куркам мин...
Бу проблема үзеннән-үзе хәл ителде. Беренче икурс студенты, Ингалар яшәгән каттагы бер бүлмәгә урнашкан Аринаның ерак туганы шәһәр хастаханәсенә күренергә килгән. Караучы буларак билгеле апа Аринада куначак икән.
Бу хәбәрне ишеткән кызлар Арина яшәгән бүлмәнең ишеген кагып үтенечләрен белдерделәр.
—Керсеннәр... — диде Анюта апа. Ул күрү сәләтен югалткан иде.
Инганы каршысына утыртып сул кулын учына алуга калтырана башлады.
—Сал! Ыргыт! Суга агыз! — диде дә, кулын тартып алды.
Инга берни дә аңламады.
—Ник тагасың бу йөзекне? Бар бәхетсезлегең шуннан килә. Мин әйткәнне эшлә. Явызлыгы шул тикле көчле. Минем калтыранганны үзең күрдең. Хатын-кыз бәхете татып яшисең килсә, мин әйткәнне үтә.
Инга бармагындагы яратып таккан йөзекне уды. “Юк! Моның булуы мөмкин түгел! Йөзекнең ни гаебе булсын? И, юләр мин, юкка ышанам...”
Йөзекне Анюта апасы әйткәнчә юк итмәде. Башкача егетләр белән танышмады. Укуын тәмамлагач, шәһәр мәктәбендә эшкә калды.
Ә Раушания белән Әлмирә, Илдар белән Әмиргә язмышларын бәйләп бер-бер артлы гөрләтеп туй үткәрделәр дә, егетләрнең районына кайтып яңа тормыш башладылар.