Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар , 15:19

Ялсыз эшләгән водитель эш урынында үлгән

Ике ай ярым эчендә генә өстәмә 137 сәгать эшләгән булган. 

Ялсыз эшләгән водитель эш урынында үлгән
Ялсыз эшләгән водитель эш урынында үлгән

Уфада госперевозчик булып эшләүче ир артык сәгатьләр эшләү аркасында үлгән. Башкортстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе суд тәртибендә "Башавтотранс" хезмәткәренең йөрәк авыруы аркасында үлеме производство белән бәйле булуын исбатлады. Башкортстан Югары суды ведомствоның әлеге карарын законлы дип билгеләде, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы. 

Чыганактан билгеле булуынча, "Башавтотранас"ның Стәрлетамак филиалы водителенең 2024 елның 14нче мартында "Уфа-Арена" боз спорт сарае территориясендә хәле начарланган, анда хезмәткәр хезмәттәшләре белән бергә яңа автобуслар кабул иткән. Dодитель инструктаж үткәрү өчен тезелгән вакытта егылган. Ир-егетне коткарып кала алмаганнар - ул дәваханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Суд-медицина экспертизасы күрсәткәнчә, үлемнең сәбәбе - йөрәкнең хроник ишемик авыруы.

Тикшерү барышында водительнең даими рәвештә язма ризалыктан башка өстәмә эшкә җәлеп ителүе ачыкланган. Әйтик, 2023 елда 63 яшьлек ир-егет нормадан тыш 855 сәгать эшләгән, 2024 елның ике ай ярым эчендә өстәмә эш вакыты 137 сәгать тәшкил иткән. Ялсыз эшләү йөрәк ишемиясе авыруы үсешенә ярдәм иткән, ягъни, үлем белән эш бирүченең хезмәткәрнең хезмәт һәм ял режимын бозуы арасында читләтеп бәйләнеш күзәтелә.

Автор:
Читайте нас: