Асавка авылы китапханәсендә «Удмурт халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре» темасына әңгәмә үткәрелде. Чарага җыелганнар удмурт халкы, гореф-гадәтләре һәм йолалары хакында бик күп кызыклы мәглүмат белделәр.
Узган заманнарда савыт-сабаның агачтан ясалуын, кием-салымның кулдан тегелүен күрделәр.
Шулай ук «Удмурт традицияләре һәм гореф-гадәтләре» дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды. К\ргәзмә «Удмурт киеме», «Удмурт чигүләре», «Удмурт кухнясы» бүлекләренә бүленгән иде.