Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар , 18:35

Штәнде авыл клубында маскировкалау челтәрләре үрә башладылар

Яугирләрне, хәрби техниканы һәм башка объектларны саклауда маскировкалау челтәрләренең файдасы ифрат зур булуын аңлап, райондашларыбызның күбесе бу мөһим эшкә кушыла бара. Мондый вакытта без берләшергә, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тиешбез, дигән фикер йөртә алар. Штәнде авылындагы бер төркем апалар да җиңүгә аз гына булса да ярдәмебез тисен, өлешебез керсен дигән уйда маскировкалау челтәрләре үрә башлаган.

Штәнде авыл клубында  маскировкалау  челтәрләре үрә башладылар
Штәнде авыл клубында маскировкалау челтәрләре үрә башладылар


Шәхси эшкуар Рита Әхмәтова җитәкчелегендә бер төркем хатын-кызлар бу мөһим эшне урында башлап җибәргән. 10 гыйнвар көнне авыл клубында маскировкалау челтәре үрә башлаган алар. Корылманы авылдашлары Рамил Хаков ясаган. Бинаның салкын булуы да аларны куркытмаган, бу мәсьәләне да хәл иткән алар. Сәхнәне генә җылыталар.
Санаулы көннәр эчендә бер данә маскировкалау челтәре үрергә дә өлгергән алар. Без барганда алар икенче сетканы үрү белән мәшгуль иде. Авыл китапханәчесе Әлфия Галәетдинова, клуб мөдире Даниса Шәрәфиева, хаклы ялдагы апалар Фрида Иргизова, Инзилә Иванаева, шәхси эшкуарлар Флидә Исламгалиева, Рита Әхмәтовалар челтәр үрү белән шөгыльләнә иде. Моңа кадәр алар район үзәгендәге балалар иҗаты үзәгендәге подвалга челтәр үрергә йөргән, соңрак авыл мәктәбенә бу эшне дәвам иткәннәр.
—Район үзәгенә йөрү безнең өчен үтә дә уңайсыз. Ара шактый ерак. Алып килгән кеше дә безне көтеп утырырга мәҗбүр. Ә клубка, өйдәге эшләребезне төгәлләгәч, малларны карагач, кичтән киләбез. Төнге унберләргә кадәр тыныч күңел белән эшлибез, — диләр алар.
Тәүге челтәрне 2 көн эчендә үргәннәр. Ленталарны кисеп алып кайтканнар. Куллар шомарып килә инде, диләр алар. Шул вакытта араларындагы Инзилә Иванаева мәктәп программасындагы шигырьләрне сөйләп илһамландырып та ала икән.
—Без маскировкалау челтәре үреп бетергәнче, аларның кирәге чыкмаса ярар иде, тынычлык урнашсын иде дип теләкләр тели- тели үрәм,— ди Фрида Иргизова.
Барыбыз да шундый ук теләктә. Башкача булу да мөмкин түгел.

Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.

Штәнде авыл клубында  маскировкалау  челтәрләре үрә башладылар
Штәнде авыл клубында  маскировкалау  челтәрләре үрә башладылар
Штәнде авыл клубында  маскировкалау  челтәрләре үрә башладылар
Штәнде авыл клубында маскировкалау челтәрләре үрә башладылар
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: