Шри-Ланкада Россия туристлары утырган автобус авариягә эләккән. Бу хәл Бельятта шәһәре белән Апарекка авылы арасындагы юлда килеп чыккан. “ТАСС” җирле мәгълүмат порталына таянып язганча, автобус йөртүче һәлак булган һәм 19га якын туристка зыян килгән. Россиядән 12 турист Шри-Ланка хастаханәсенә китерелгән. Икесе – авыр хәлдә.
Унике кеше хастаханәнең хирургия бүлегенә китерелгән. Алар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, дип яза ТАСС.
ВТ
Фото робот тарафыннан барлыкка китерелгән