Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар , 08:59

Башкортстанга суыклар килә

Төбәк синоптиклары алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде.

Башкортстанга суыклар килә
Башкортстанга суыклар килә

Башкортстанга җылы һава торышыннан соң салкыннар кайта. Гидрометеоүзәк синоптиклары мәгълүматларына караганда, термометр баганалары -22 градуска кадәр төшәчәк.

Әйтик, бүген, 17 гыйнварда, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан уртача булачак. Көндез термометр баганалары -9,-14 градус күрсәтәчәк.

18 гыйнварда урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача. Төнлә температура -11, -16, аязлатканда -17, -22 градуска кадәр төшәргә мөмкин, көндез -6, -11 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: