Барлык яңалыклар
Новости
16 гыйнвар , 14:24

Төшемдә чебешләре белән тавык күрдем

Төшлектән мәгънәсен карагач, сөендем һәм сугышның тәмамлануына юрадым!

Төшемдә чебешләре белән тавык күрдем
Төшемдә чебешләре белән тавык күрдем

Тавык гаилә кыйммәтләрен һәм йорт ямен гәүдәләндерә. Бу төш сезне якыннарыгыз арасында бик күп күңелле кичәләр, шулай ук озак очрашмаган туганнарыгызның килүе көтелүе турында искәртә. Озакламый сез  өегездә булачак тулылану турындагы хәбәрне белерсез. Төшнең тагын да төплерәк мәгънәсе дә булырга мөмкин: тавыклар еш кына һава торышының үзгәрүе һәм яңгырлар алдыннан төшкә керәләр.

Төштә тавыклар күбрәк булган саен, якын арада сезгә мәшәкатьләр артыр. Тавыклар төшегездә нидер чүпләсәләр яхшы — матди хәлегез сизелерлек яхшырачак.

Кечкенә чебиләре булган тавыклар — сугышсыз, хәерчелектән, ачлыктан башка тыныч тормыш символы, тулаем дөнья өчен дә, шәхси рәвештә сезнең гаилә өчен дә бик яхшы билгегә ишарә.

Шулай була күрсен! Ә сез төшләрне еш күрәсезме?

 

Автор:
Читайте нас: