Гөләмзия һәм Рәмзәвил Сафиннарның уллары югары белемле хәрби. Махсус хәрби операция башлану белән анда мобилизацияләнә. „Альфа” позывнойлы яугир маскировкалау челтәрләренең мөһимлеген һәм аларның җитешмәвен хәбәр итә. Бу сүзне ишетү белән ата-ана өйләрендә маскировка челтәрләрен үрүне оештыра. Авылдашлары Фирдәвис Сидоров материал белән тәэмин итә. Гаилә башлыгы Рәмзәвил Рамазан улы һәм авылдашы Рәфил Сафин белән корылманы ясыйлар.
Бүгенге көндә аларның өйләре мини - цехны хәтерләтә. 26 декабрь көнне алар тәүге сетканы үрә башлаган. Моңа кадәр Гөләмзия апа авылдашлары Рима Әхмәтова, Миләүшә Хәсәнова, Фәйрүзә Миңнеәхмәтовалар белән тәүдә район үзәгенә килеп өйрәнеп кайталар. Бер өйрәнсәң, әллә ни авырлыгы юк, дип ассызыклый ул.
Авыл кешеләре дә мөһим эштән читтә калмаган. Рәзилә Гардеева, Елена Забирова, Гөлнур һәм Инзил Разетдиновлар көн саен сетка үрергә йөриләр икән. Хаклы ялдагы укытучылар Роза Мозафарова, Әнисә Такиевалар да, күршесе Зәлифә Нургалиевалар да бик актив кушылган. Каникул чорында укытучылар коллективы да челтәр үрергә йөргән.
—Әлеге көнгә 6 данә маскировкалау челтәре үрдек. Шуларның икесен гуманитар ярдәм итү пунктына илтеп тапшырдык. Алары «дала» һәм «урман» челтәрләре иде. Аларына яшел, соры төсле ленталар кулландык. Эш шактый күп вакытны ала. Әмма без зарланмыйбыз. Бары тик файдага булсын. Әлеге көндә кышкы чор өчен тәгаенләнгән дүртенче челтәрне үреп бетереп киләбез. Үрү технологияләре шул ук, бары тик төсләр башкача. Маскировкалау челтәрләре үрү өчен алар материалны район үзәгенә килеп алабыз. Үзебез дә әлегә өйрәнәбез, кулыбызны шомартабыз. Безгә ярдәм итәргә теләгән, эшебезне тизләтергә булышкан һәркемгә шат булачакбыз. Без никадәр күбрәк булсак, шулкадәр күбрәк эшли алачакбыз, — ди Гөләмзия Заһит кызы.
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз язмышы өчен битараф булмаган авыл халкының күпләп шушы эшкә кушылуы безнең бердәмлекне күрсәтә дә инде... Илләребез тыныч , күк йөзләребез аяз булсын.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.