Барлык яңалыклар
Новости
16 гыйнвар , 12:57

Районда “Беренчеләр хәрәкәте” үсештә

Эш сәфәре барышында “Беренчеләр хәрәкәте” Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсенең республика бүлеге советы рәисе Ранис Хәсәнов Иске Балтачка килде.

Районда “Беренчеләр хәрәкәте” үсештә
Районда “Беренчеләр хәрәкәте” үсештә

Эш сәфәре барышында “Беренчеләр хәрәкәте” Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсенең республика бүлеге советы рәисе Ранис Хәсәнов Иске Балтачка килде.

Иске Балтач1нче урта мәктәбендә ул район Хакимиятенең физик культура, спорт, яшьләр сәясәте бүлегенең балалар һәм яшьләр эше буенча баш белгече Гүзәллия Солтанова, урындагы “Беренчеләр хәрәкәте” вәкилләре һәм активистлары белән очрашты.

“Беренчеләр хәрәкәте”нең Балтач районындагы урындагы бүлекчәсе рәисе Элина Нәбиева әлеге хәрәкәтнең уңышлары белән таныштырып үтте.

Иске Балтач 2 нче урта мәктәбендә тарих укытучысы Эльдар Галимҗанов үз сыйныфы белән “Тарихны саклаучылар” проектында актив катнаша. Алар Иске Яхшый авылында 1941-1945нче елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларга куелган һәйкәлне карап, чистартып торалар.

2023нче елның декабрендә Балтач районы физкультура укытучылары – Оксана Ковалёва (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы), Эльвира Хәҗиева (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы), Рудислав Беляев (Түбән Иванай урта мәктәбе укытучысы), Илдус Ибраһимов (Сәйтәк урта мәктәбе укытучысы) “Беренчеләр хәрәкәте” конкурсында катнаштылар. Конкурс шартлары буенча үзләре турында презентация һәм видеороликлар әзерләделәр, казанышларын билгеләделәр. Нәтиҗәдә – алар җиңүчеләр исемлегендә.

Балтач районыннан 23 укучы педагоглар белән бергә Мәскәү шәһәрендә ВДНХда үткән “Русия-мөмкинлекләр иле” бөтенрусия күргәзмә - форумында булдылар. Сәфәр “Беренчеләр хәрәкәте” чараларын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Анда актив тормыш позициясе булган, җитди сайлап алу этабын узган балалар катнаштылар. Мәскәүдә балалар өчен Ватаныбыз башкаласы буйлап экскурсия уздырылды: төрле республика һәм өлкә павильоннарында булдылар, башкаланың төп мәйданын күрделәр.

Башкорт төньяк көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Айгөл Гарипова “Беренчеләр хәрәкәте лидеры”  республика конкурсында уңышлы катнашты. Аның билгесез солдат көненә багышланган проекты  республикада җиңүчеләр исемлегенә керә. “Беренчеләр хәрәкәте  наставнигы” номинациясендә өченче урын  алуга иреште.

16нчы, 19нчы августта “Патриот” хәрби - патриотик паркында бөтен республиканың “Беренчеләр хәрәкәте” белгечләре өчен укыту семинары узды. Балтачлылар да биредә катнашып, зур тәҗрибә туплап кайттылар. Чарада республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 250дән артык вәкил катнашты. Дүрт көн дәвамында алар мәгърифәтчелек өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында - белем бирү системасындагы эш, кирәкле ресурслардан нәтиҗәле файдалану, шулай ук белгечләр, балалар һәм аларның ата-аналары арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алыштылар.

Ары таба чара барышында укучылар Ранис Рамил улына үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Әңгәмә җылы һәм җанлы мохиттә үтте. Һәр сорауга гади телдә һәм аңлаешлы итеп тулы җавап табылды.

“Беренчеләр хәрәкәте” Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсенең республика бүлеге советы рәисе Ранис Хәсәнов белдерүенчә, Башкортстанда “Беренчеләр хәрәкәте” 200 меңнән артык укучыны һәм аларның остазларын берләштерә. Урындагы бүлекләр бөтен муниципалитетларда да ачылган.

 “Беренчеләр хәрәкәте”нә 6дан 25 яшькә кадәрле һәр теләүче керә ала. Мәктәп укучыларыннан тыш, колледжлар һәм вузлар студентлары да аның әгъзалары. 

Очрашу ахырында Ранис Хәсәнов "Беренчеләр хәрәкәте" проектларын оештыруда ярдәме өчен “Балачак навигаторлары” муниципаль координаторы Эльвира Сәлимгәрәевага Рәхмәт хатын тапшырды. Шундый шатлыклы мизгелләрдә тәмамланды биредәге фәһемле һәм файдалы очрашу.

Районда “Беренчеләр хәрәкәте” үсештә
Районда “Беренчеләр хәрәкәте” үсештә
Автор:
Читайте нас: