Барлык яңалыклар
Новости
16 гыйнвар , 08:59

Рәхмәт сезгә, Түбән Сикияз, Шәвъяды авыллары халкы!

  СВОдагы райондашларына тиз арада зур ярдәм җыюны оештырды алар.

Рәхмәт сезгә, Түбән Сикияз, Шәвъяды авыллары халкы!
Рәхмәт сезгә, Түбән Сикияз, Шәвъяды авыллары халкы!

Мин  СВОда хәрби хезмәттә булган “Ямал” позывнойлы яугирнең әнисе. Улым катнашкан бригада алгы сызыкта, Донецскидан ары. Белүегезчә, эш итәр өчен аларга ярдәм кирәк булып тора. Бу юлы күбрәк  ярдәм кирәк булу сәбәпле, авылыбызның авылдашлар чатын алып барган Лариса Ринат кызына мөрәҗәгать иттек. Ул безнең Түбән Сикияз авылында җан атып сугышчыларыбыз өчен ярдәм җыюда башлап йөрүче бер кеше дисәм дә дөрес булыр, рәхмәтләр яусын аңа. Менә әле дә үзебезнең авыл чаты аша улым хезмәт иткән бригадага техник чаралар белән тиз арада ярдәм кирәк булгач, хәбәрләшеп кирәкле ярдәмне җыюны оештырды. Шул исәптән рәхмәтләр әйтәсем килә авылымның һәр кешесеә. Барысы да ярдәм иттеләр, эш урынымдагы коллективыма, күршеләремә, читтә яшәгән авылдашларыбызга, туган авылым Шәвьяды халкына, туганнарыбызга, барсына да мең-мең рәхмәтлебез. Ил-көннәребез тынычланып егетләребез, улларыбызның сау- сәламат булып җиңү белән кайтуларын көтәбез.

Альвера Ситдикова, Түбән Сикияз авылы

 

Лариса Нурлыева сөйли:

—Авылларыбыз халкының башкарган эше савапка булсын, ир-егетләребезгә ярдәме тисен! Ярдәм җыюны туктаткач та акча күчерүчеләр булды. Сумма тагын да артты. Авылда ялгызлары гомер кичергән пенсия яшендәге өлкәннәр дә, читтә яшәгән авылдашлар да — берсе дә читтә калмады. Көтелгән җиңүгә һәр кеше үзенең өлешен кертергә тырыша. Бердәм, дус, аңлы халыкны дошман җиңә алмас.

Районда алгы сызыктагы якташларга гуманитар ярдәм җыю эше дәвам итә. 

 

Рәхмәт сезгә, Түбән Сикияз, Шәвъяды авыллары халкы!
Рәхмәт сезгә, Түбән Сикияз, Шәвъяды авыллары халкы!
Автор:
Читайте нас: