Русиядә акрын йөргән өчен штрафларны арттырырга мөмкиннәр. Мондый инициатива белән Башкортстаннан Дәүләт Думасы депутаты, ЛДПР фракциясе вәкиле Иван Сухарев чыгыш ясады.
Сүз сәгатенә 30 чакрымнан артык булмаган тизлектә йөрүче һәм машиналарына “әкрен йөрүче транспорт чарасы” махсус ябыштыргыч беркетмәгән водительләр турында бара.
"Мондый әкрен йөрешле транспорт чаралары даими рәвештә зур аварияләргә сәбәпче була, - ди бу уңайдан Иван Сухарев. - Шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучылар еш кына, билгесез сәбәпләр аркасында ташбака кебек шуышып барган транспортны узып китеп, гаделсез штрафлар ала. Ябыштыргыч билгесе булу бу проблеманы хәл итәр иде, әлбәттә, ләкин барысы да аны куярга ашыкмый, чөнки наклейка булмау өчен штраф нибары 500 сум. Мондый ваемсыз машина йөртүчеләр җавапсызлыклары өчен акча белән түләргә тиеш”.
Шулай, җәмәгать, юлларда тиешле кагыйдәләр сакланса, юл хәрәкәте хәвефсезрәк, кешеләр иминрәк булыр иде.
"Өмет" сайтыннан алынды.