Хәзрәти Гайшә анабыз (р.г.) көчле җил искән чакта Рәсүлуллаһ (с.г.в.) нең болай дип дога кылганын хәбәр иткән:
“Аллааһүммә иннии әсьәлүкә хайраһәә вә хайра мәә фииһәә вә хайра мәә үрсиләт биһ, вә әгуузү бикә мин шәрриһәә вә шәрри мәә фииһә вә шәрри мәә үрсиләт биһ”.
Мәгънәсе: “Аллаһым, Синнән бу җилнең һәм аңа йөкләнгән вазыйфаның хәерлесен сорыйм. Бу җилнең, аның эчендә булган нәрсәләрнең һәм йөкләнгән вазыйфаның явызлыгыннан Сиңа сыенам” (Имам Мөслим).
ИМ