Уфада яшәүче 62 яшьлек табиб һич уйламаган җирдән мошенниклар тозагына эләккән.
Аңа Телеграмда билгесез берәүдән "Бу фотоларда синме?" дигән смс килгән. Шунда ук фишинг сайтына сылтама да беркетелгән була.
Кызыксынучан ир сылтама буенча күчә һәм зарарлы кушымтаны үз телефонына урнаштыруын сизми дә кала. Әлбәттә, болар барысы да фотоларның гадәти ачылуы артына яшеренгән була.
Нәтиҗәдә, мошенниклар аның банк исәбендә булган барлык акчаларын үзләренә күчереп куялар.
Беркайчан да билгесез чыганаклардан алынган сылтамалар буенча күчмәгез.