Чишмә авылында гомер кичерүче Флүзә һәм Фәйрүз Сәлимовлар Уфа шәһәрендә яшәүче оныклары татар телен белсен, аның мәдәнияте, әдәбияты белән таныш булсын дигән максаттан "Әллүки" журналына язылганнар. Авылга кунакка кайткан арада оныклары вакытларын заяга уздырмасын дигән фикердә өлкәннәр.
Оныкларына “Әллүки” журналы яздырып, шәп бүләк тә откан алар.
Малайлар бүген бүләкне- блюз колонканы барып алганнар.
-Улларым укудан да бигрәк журналдагы башваткычлырны, ребусларны яраталар, - ди аларның әниләре Айгөл Сәлимова.